Шәһәр җәмәгать транспортындагы пассажирларның исәбен алачаклар

2019 елның 13 августы, сишәмбе

Җомга көнне, 9 августта, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты оештырган тарифларны җайга салуны цифрлаштыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәдә кәрәзле операторлар вәкилләре пассажирлар ташу өлкәсендә тариф хасил итүнең ачыклыгын арттырырга мөмкинлек бирә торган карарлар тәкъдим итте.

Тәкъдим ителгән карарлар халыкның агымын, транспортка булган ихтыяҗны анализлау, пассажирлар агымы турында дөрес мәгълүмат алу һәм җәмәгать транспортында түләүләр җыелуны 30% арттыру мөмкинлеген бирә. Моннан тыш, әлеге геонелитиклар төбәкләр һәм шәһәрләр үсешенә дә ярдәм итә.

Кәрәзле операторлар вәкилләре мәгълүматларына караганда, кайбер карарлар Санкт-Петербургта тормышка ашырылган инде.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары сүзләренә караганда, тәкъдим ителгән проектларны гамәлгә ашыру автотранспорт предприятиеләренең тариф заявкаларында булган белешмәләрнең дөреслеген бәяләргә һәм пассажирлар йөртү тарифларын җайга салганда аналитик материаллардан файдаланырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International