Производство сорауларына ничек җавап алырга

2019 елның 13 августы, сишәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты искәртә: юридик затлар оешма эшчәнлегендә тарифларны җайга салу буенча документларны гомуми тәртиптә тапшыра.

Документларны тапшыру сроклары, аларга карата таләпләр федераль законнар һәм башка норматив документлар белән регламентланган. Тагын да тулырак мәгълүматны биредә алырга була: http://kt.tatarstan.ru/rus/tarifnaya-kampaniya-2020.htm.

Ведомство компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча гражданнарны (физик затларны) шәхси кабул итү "Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында" 2006 елның 2 маендагы 59-ФЗ номерлы Федераль закон һәм "Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында" 2003 елның 12 маендагы 16-ТРЗ номерлы ТР Законы нигезендә гамәлгә ашырыла. Вазыйфаи затлар исемлеге, гражданнарны кабул итү көннәре һәм сәгатьләре ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында урнаштырылган: http://kt.tatarstan.ru/rus/grafik-priema-i-dolzhnostnie-litsa-otvetstvennie-z.htm.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International