Әлмәттә каты коммуналь калдыклар белән эшләүнең яңа системасын гамәлгә кертү буенча эшче штабның күчмә утырышы узды

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

8 нче августта Әлмәт шәһәрендә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Александр Груничев рәислегендә каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасын гамәлгә кертүгә кагылышлы мәсьәләләрне карау буенча эшче штабының күчмә утырышы узды.

Штаб эшендә Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Тимур Ногуманов, Әлмәт шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев, Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Николай Борознов һәм совет әгъзасы Мөнир Гафиятуллин, "ГРИНТА" ҖЧҖ генераль директоры Светлана Ярлыченко, муниципаль районнарның каты коммуналь калдыкларны күмү буенча оешма-оператор җитәкчеләре катнашты.

Утырышны ачып, Александр Груничев Лениногорск, Азнакай, Әлмәт һәм Бөгелмә районнарының каты коммуналь калдык полигоннарын тикшерүдән алган тәэсирләре белән уртаклашты. Азнакай полигоны җитәкчелегенә эшне оештырулары өчен рәхмәт белдерде һәм аның базасында ККК күмү объектлары җитәкчеләре өчен күчмә семинар үткәрергә тәкъдим итте.

Әлмәт шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев шәһәр Башкарма комитетының ККК белән эшләү эше турында сөйләде. Бүген әлмәтлеләр чүп чыгарган өчен 73,8 сум түли, республикада бу иң азы да, иң югарысы да түгел. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләрне турыдан-туры килешүләр белән колачлау Әлмәттә – 100%, юридик затлар белән – 93%. Шәхси секторда яшәүчеләр турында мәгълүмат актуальләштерелә: мәгълүматларны чагыштыру 80% башкарылган.

Кече бизнесның күп кенә предприятиеләре һәм оешмалары, калдыклар җыелу нормативларыннан чыгып, закон нигезендә исәпләнә торган түләүләрнең күп тапкырлар артуыннан зарлана. Ленар Вәлиев сүзләренә караганда, алар түләүләрне исәпләү тәртибен, факт буенча хезмәт күрсәтүгә түләү мөмкинлеген карау хакында сорый.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев искәрткәнчә, бу мөмкин хәл, әмма закон таләпләрен үтәгән очракта гына: предприятиенең чит-ятлар керә алмый торган ябык контейнер мәйданчыгы булырга тиеш. Шул ук вакытта ведомство җитәкчесе "ГРИНТА" ҖЧҖ, төбәк операторы юридик затларны килешү мөнәсәбәтләре белән 100 процент дәрәҗәсендә колачлый алсын өчен, эшкуарлар арасында аңлату эшләрен активлаштырырга кушты.

Утырыш барышында вакытлыча ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Лариса Хәбибуллина полигоннарны тикшерү нәтиҗәләре турында хәбәр итте, "ГРИНТА" ҖЧҖ генераль директоры Светлана Ярлыченко оешманың беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында хисап тотты. Операторларның җитәкчеләре энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру программаларын гамәлгә ашыру турында, полигоннар эшчәнлеген оештыру белән бәйле проблемалар турында сөйләде.

– Шәхси секторда яшәүчеләр һәм авыл җирлекләре халкы белән килешү төзү проблемасы элеккечә актуаль, аны хәл итүне тизләтергә кирәк, – дип ассызыклады ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев. – Эшче штабның алдагы һәр утырышында шәхси сектор һәм авыл җирлекләре буенча мәгълүматларны актуальләштерү эше барысыннан да начаррак алып барыла торган районнарның хисапларын тыңларга тәкъдим итәм.

Штаб утырышын тәмамлап, Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Тимур Ногуманов ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына штабның күчмә утырышын үткәрү мәйданчыгы итеп Әлмәт районының сайлануы өчен рәхмәт белдерде.

– Бүген без экология проблемаларына җитди игътибар бирәбез. Ә ККК белән эшләү реформасы әлеге өлкәдә мөһим роль уйный. Шул ук вакытта без, тәртип урнаштырып, халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын начарлатырга ярамаганлыгын да бик яхшы аңлыйбыз, – дип билгеләп үтте Тимур Ногуманов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International