ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Зөя утрау-каласында булды

2019 елның 6 августы, сишәмбе

Экскурсия ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында узды.

Дөньяда менә нинди могҗиза:

Диңгездә утрау ята,

Утрауда кала утыра.

Алтын башлы чиркәүләре,

Теремнәре һәм бакчалары белән…

Александр Сергеевич Пушкин Идел буенча сәяхәт итеп "Капитан кызы" повесте өчен материал җыйганда, прообразы Зөя булган Буян утравын әнә шулай тасвирлаган.

Зөя һәм Идел бергә кушылган зур диңгез уртасында басып торучы кала биек тау битеннән гүзәл пейзажлары белән ачылып китә, анда әкият сарайлары – Богородице-Успение монастыре, алтын гөмбәзле чиркәүләр һәм бакчалы өйләр урнашкан. Салтан патша турындагы әкиятнең Буяны шул түгелме? Зөянең гүзәллеге таң калдыра. Аның урамнары буенча йөрү – чорлар буенча сәяхәт кылу. Исәбе-хисабы булмаган туристлар гына безне 18-19 нчы гасырлардан 21 нче йөзгә кайтара.

Әмма Зөя тарихы тирәндәрәк. Шәһәр 1551 елда төзелгән, сүз уңаеннан, Угличта торгызылган һәм 1000 чакрымнар аша бирегә алып киленгән корылмалардан нибары 28 көн эчендә корыла ул. Утрау-кала Мәскәү патшалыгының стратегик ныгытмасы, Казан ханлыгын яулап алу өчен плацдарм була.

Зөя тарихы – ул Мәскәү һәм Псков Кремленнән өстен булган ныгытма тарихы гына түгел. Ул һәрвакытта да шундый матур чәчәккә күмелеп утырмаган. Үз вакытында биредә психиатрия шифаханәсе дә, бик үк күңелле булмаган ГУЛАГ колониясе дә урнашкан була. Ил таркалганнан соң шәһәр чак кына "үлемнән" кала.

Әмма яңа гасырда шәһәр җанлана. 2010 елдан башлап биредә Болгарны һәм Зөяне саклау һәм үстерү буенча "Яңарыш" республика фонды программасын киң колачлы гамәлгә ашыру башлана. Һәм бүген Зөянең Успенск архитектура ансамбле ЮНЕСКО Бөтөндөнья мирасы исемлегенә кертелгән.

Зөяне чиксез өйрәнергә була. Зөя музейларында һәм һәйкәлләрендә булган Тарифлар буенча дәүләт комитеты белгечләре бирегә тагын килер әле, дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International