Электр челтәрләре тарифларын озак сроклы җайга салу механизмнарын билгели торган законга кул куелды

2019 елның 6 августы, сишәмбе

ТАСС хәбәр иткәнчә, РФ Президенты Владимир Путин электр энергетикасында тарифларны кимендә 5 елга җайга салу мөмкинлеген бирә торган законга кул куйган. Электр челтәрләре тарифларын озак сроклы дәүләти җайга салу механизмы эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен гамәлгә ашыру шартлары турындагы килешүләргә нигезләнә.

Документ җомга, 2 августта, хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыккан.

Законда тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салуның мондый тәртибе челтәр оешмалары күрсәтә торган электр энергиясен тапшыру хезмәтләре өчен каралган. Моннан тыш, закон тиешле килешүләр төзү тәртибен дә билгели. Электр энергетикасында тарифларны дәүләти җайга салуның озак сроклы параметрлары арасыннан тиешле товарлар (хезмәт күрсәтүләр) белән бәйле чыгымнарны үзгәртү динамикасы төшереп калдырыла, дип хәбәр итә мәгълүмат агентлыгы.

"Озак сроклы тарифларны җайга салу базарда катнашучыларга уңай тәэсир итәчәк. Мондый карарны эре предприятиеләр генә түгел, кече һәм урта бизнес та уңай кабул итәр иде", – дип шәрехли закон имзалану турында Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт башлыгы урынбасары Виталий Королев.

Тарифларны озак сроклы җайга салуга күчү 2023 елның 1 гыйнварыннан башланыр, дип көтелә.

Тулырак мәгълүмат: http://www.bigpowernews.ru/markets/document89253.phtml.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International