Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчү чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

Бүген, 10 июльдә, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында, каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасын гамәлгә кертүгә кагылышлы мәсьәләләрне карау буенча эшче штаб утырышында төбәк операторларының башкарылган эше турындагы хисаплары тыңланды һәм калдыклар белән эш итү системасын реформалаштыру кысаларында барлыкка килә торган проблемалар күтәрелде.

Бүгенге көндә каршылыкларсыз хәл ителә торган җитди мәсьәләләрнең берсе – төбәк операторлары һәм операторлар тарафыннан каты коммуналь калдыкларны күмү буенча энергетика ягыннан нәтиҗәле һәм энергияне сак тота торган программаларны формалаштыру. Шунысын да искәртик: 2009 елның 23 ноябрендәге 261-ФЗ номерлы федераль закон таләпләре ККК белән эш итү өлкәсенә дә бертигез дәрәҗәдә кагыла. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә мондый программалар каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы оешмаларның 45% гына эшләнгән.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев мондый хәлне мөмкин түгел дип бәяләде. Штабның алдагы утырышларына ККК күмү буенча операторлар вәкилләрен чакырырга, аларны эшнең башкарылу дәрәҗәсе түбән булу сәбәпләре турында тыңларга, кирәк булганда, аларга программаларны формалаштыруда методик ярдәм күрсәтергә кушты.

Башкаручанлыкның түбән дәрәҗәсе турында сөйләгәндә, штаб утырышында "ПЖКХ ИК" ҖЧҖ төбәк операторы адресына да дәгъвалар белдерелде, алар Тарифлар буенча дәүләт комитетына белешмәләрне вакытында тапшырмауга бәйле.

Республиканың көнчыгыш зонасында калдыклар белән эш итү мәсьәләләре йөкләнгән "Гринта" ҖЧҖ төбәк операторы халыктан түләүләр җыю турында хисап тотты һәм юридик затлар белән чүп-чар чыгаруга килешүләр төзү проблемалары турында сөйләде. Ул җиткергән мәгълүматларга караганда, күп кенә оешмалар әлегә кадәр килешү төземәгән. Алар арасында шәхси эшкуар Р.М.Мостафин (Түбән Кама ш.), "Мәскәү" СҮ (Әлмәт ш.), "Әкият" кибете (шәхси эшкуар С.А.Хәйбулова) (Азнакай ш.), "Жасмин" кибете (шәхси эшкуар Ф.Ф.Шакиров) (Мөслим авылы), "Шатлык" ҖЧҖ (Аксубай ш.т.б.), "Арарат" кафесы (Чирмешән авылы), "Чулман" ҖЧҖ (Актаныш районы), "Авангард" ҖЧҖ (Зәй ш.), "Корпорация Центр" СҮ (Лениногорск ш.) һәм башкалар. Тиешле шартнамәләрне төзүдә булышлык күрсәтү өчен "Гринта" тарафыннан ТР прокуратурасына җибәрелгән исемлеккә барлыкка 4 мең оешма кертелгән.

"Күренеп торганча, закон бозучы оешмаларны административ җаваплылыкка тарту турында сөйләшергә вакыт", – дип ассызыклады ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев.

Шул ук вакытта юридик бүлеккә төбәк операторлары тарафыннан каты коммуналь калдыкларны чыгару һәм утильләштерү буенча килешүләр төзергә тиешле юридик затларга карата төбшк операторлары тарафыннан дәгъва белдерү буенча суд тәҗрибәсен анализларга кушылды.

Хисап нәтиҗәләре буенча, Яшел Үзән районы башкарма комитеты вәкиленә атна дәвамында район башкарма комитеты белән "ПЖКХ ИК" ҖЧҖ арасында район территориясендә законсыз чүплекләрне вакытында юк итүгә бәйле каршылыкны җайга салу йөкләмәсе бирелде. Штабның киләсе утырышында ике хуҗалык итүче субъектның әлеге бәхәсне ничек хәл итүе турында хисап тотарга кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International