Тарифларны җайга салу процессларын санлы үзгәртеп кору юлында

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

10 июль көнне Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында тарифларны җайга салуны санлаштыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды, анда ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Булат Исмәгыйлов, ТКХ мәгълүматлаштыру бүлегенең проектлар җитәкчесе Энҗе Ярмиева, "Россия МФХ МТҮ" ФБУ директоры Федор Цариковский һәм аның урынбасары Евгений Литовченко катнашты.

Киңәшмә барышында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Штром һәм ведомство җитәкчесе урынбасары Лилия Борисова ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында булган тариф процессын автоматлаштыру инструментлары турында сөйләделәр. Бу, барыннан элек, БМАС төбәк сегменты, ул барлыкка килгәннең беренче көненнән башлап ведомство анда интеграцияләнә, бу исә хәзерге вакытта документлар әйләнешен һәм исәп-хисапларны автоматлаштырырга, комитет эшчәнлегенең оперативлыгын арттырырга, төрле мониторинглар үткәрергә мөмкинлек бирә.

Ләкин, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчеләре сүзләренә караганда, бүген бу гына җитәрлек түгел. Автоматлаштыру процессларын алга таба камилләштерү кабул ителә торган тариф чишелешләренең сыйфатын арттырырга, җайга салынулы оешмаларның тариф заявкаларын карау вакытын шактый киметергә мөмкинлек бирер иде, ә тарифларны җайга салу алымнарын цифрлаштыру тарифларны җайга салу процессларын җиңеләйтер иде. Алга таба цифрлаштыру, өстәвенә, халык өчен тарифларны җайга салу процессын да үтемле итәр иде. 

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округы субъектларында тарифларны җайга салу процессларын автоматлаштыруга бертөрле якын килүне эшләү максатларында мәгълүмати системаларны унификацияләү мәсьәләсен Идел буе федераль округының күрше төбәкләре җитәкчеләре белән эшләү турында карар кабул ителде. Аның нигезендә РФ Монополиягә каршы федераль хезмәтнең МТҮ базасында тәкъдимнәрне гамәлгә ашыру мөмкинлеге өчен техник бирем әзерләү турында хәл ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International