Башкарма комитетлар һәм җайга салынулы оешмалар җитәкчеләренә законнардагы үзгәрешләр турында сөйләделәр

9 июль 2019 ел., сишәмбе

Бүген семинар барышында муниципаль берәмлекләр һәм районнардагы җайга салынулы оешмалар җитәкчеләре җылылык, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә тарифларны җайга салучы федераль законнардагы үзгәрешләр белән танышты.

Бүген, 9 июльдә, быелның язында башланган 2020 елгы тариф кампаниясе кысаларында, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты оештырган семинар булды.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев, семинарны ачып, семинарда катнашучыларга кайвакыт Тарифлар буенча дәүләт комитетына карап тикшерү өчен җибәрелгән гаризаларда булган коммуналь хезмәтләр өчен гражданнардан түләүне арттыруның билгеләнгән индексларын берничә мәртәбә, чик дәрәҗәдә арттыруга юл куймау мәсьәләсенә басым ясады. Ул оешмаларның вәкилләренә тариф кую методикасын игътибарлырак карарга һәм заявкаларга кирәкле төзәтмәләр кертергә тәкъдим итте.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова Россия законнарындагы үзгәрешләргә игътибар юнәлтте Презентация >>. Шулай итеп, коммуналь хезмәтләр өчен гражданнардан түләне арттыруның чик дәрәҗә индексын килештерү тәртибе үзгәргән. Бүген, әлеге күрсәткечне арттыруга алшартлар булган очракта, вәкиллекле орган карары гына җитәрлек түгел. Хәзер РФ Хөкүмәтенең 2014 елның 30 апрелендәге 400 номерлы карары нигезендә тулы документлар пакетын әзерләргә кирәк".

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының структур бүлекчәләре җитәкчеләре семинарда катнашучыларга җылылык Презентация >> һәм су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм каты коммуналь калдыклар Презентация >> белән эш итү өлкәсендә тарифларны җайга салуның төп аспектлары, шулай ук җылылык, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә җайга салынулы оешмаларның инвестиция программаларын формалаштыру турында мәгълүмат җиткерде Презентация >>. Районнардан килгән вәкилләр җылылык энергиясен тапшырганда технологик югалту нормативларын һәм ягулык запасларының чагыштырма чыгымын һәм запасларын раслауга бәйле яңалыклар, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкаләтләре турында белде Презентация >>.

Шулай ук семинарда катнашучыларга автомобиль, шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар һәм багаж ташуга җайга салынулы тарифларны билгеләү тәртибе турында да мәгълүмат җиткерелде Презентация >>.

Семинар барышында каралган проблематика буенча барлык кирәкле мәгълүмат Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында бар.

Семинар барышында барлыкка килгән мәсьәләләрне ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев комитет белгечләренә эшкә алырга, кирәк булганда, проблемалар булган районнарга чыгып, аларны вакытында хәл итү өчен чаралар күрергә кушты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования