Каты коммуналь калдыклар буенча эшче штаб утырышы

2019 елның 7 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда 4 мәсьәлә каралды.

Штабның алдагы утырышларының беркетмә йөкләмәләрен үтәүгә йомгак ясаганнан соң чарада катнашучылар "ПЖКХ" ИК" ҖЧҖ һәм "Гринта" ҖЧҖ төбәк операторлары белән берлектә каты коммуналь калдыкларны (алга таба - ККК) аерым туплау мәсьәләсе турында фикер алышты. 

Казан ш. Авиатөзелеш районы ТКХ ИК ҖЧҖ директоры Р.А.Гайфетдинов ТКК тупланмаларын аерым җыю буенча мәгълүмат ачты

Чарада катнашучылар шулай ук контейнерлар сатып алу мәсьәләсен дә кузгатты. Калдыкларны җыю өчен контейнер бәяләренә анализ турында Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе вәкиле җентекләп сөйләде.

2019 елның 6 июнендә Әлки районы полигонына бару сәбәпле, әлеге районның Башкарма комитеты вәкилләре, алга таба ККК белән эш итү темасына чыгыш ясап, эшче штабта катнашырга теләк белдерде. "Безнең полигон 2019 елның 1 гыйнварыннан үз эшчәнлеген туктатты.Полигонның факттагы сыйдырышлылыгы бар. Тулу дәрәҗәсе 30% булуга карамастан, без аны алга таба эшләтергә әзер", -  дип билгеләп үтте Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары С.Н.Балакирев.

Көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләр буенча фикер алышу нәтиҗәләре буенча тиешле йөкләмәләр бирелде һәм эшче штабның чираттагы утырышын үткәрү өчен алга таба чаралар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International