Пассажирларны һәм багажны җайга салынмый торган тарифлар кулланып ташу мәсьәләсе буенча эш киңәшмәсе

2019 елның 7 июне, җомга

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында рәисенең беренче урынбасары Александр Штром җитәкчелегендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә шәһәр һәм шәһәр яны юнәлешләрендә муниципаль маршрутлар буенча җайга салынмый торган тарифларны кулланып, автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж ташуны гамәлгә ашыру мәсьәләсендә эш киңәшмәсе булды. Чарада Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары һәм пассажирларны даими ташу белән шөгыльләнүче оешмаларның вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә шәһәр һәм шәһәр яны юнәлешләрендә муниципаль маршрутлар буенча автомобиль транспортында пассажирларны һәм багажны җайга салынмый торган тарифларны кулланып ташу мәсьәләсе.

2. Җирле үзидарәнең вәкаләтле органы тарафыннан "Россия Федерациясендә автомобиль транспортында һәм җир өсте шәһәр электр транспортында пассажирларны һәм багажны даими йөртүне оештыру һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2015 елның 13 июлендәге 220-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә даими рәвештә пассажирлар йөртүнең муниципаль (муниципальара) маршрутлары реестрын алып бару мәсьәләсе.

3. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасында бердәм айлык социаль йөртү билетын һәм балалар өчен бердәм айлык социаль йөртү билетын бирү тәртибен раслау турында" 2005 елның 7 апрелендәге 161 номерлы карары нигезендә түләнә торган ташламалы категория гражданнарын транспортта йөрткәнгә транспорт предприятиеләренә компенсация бирү мәсьәләсе.

Киңәшмә ахырында беркетмә йөкләмәләре бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International