Үзбәкстан Республикасы делегациясенең эш визиты

21 май 2019 ел., сишәмбе

20-21 май көннәрендә Үзбәкстан Республикасы делегациясе каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тариф билгеләү мәсьәләләре буенча фикер алышу һәм тәҗрибә уртаклашу, шулай ук каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасын кертү тәҗрибәсен өйрәнү максатында Казан шәһәренә килеп китте.

Әлеге визит кысаларында Үзбәкстан Республикасы вәкилләре Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев белән очрашты, республикада каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча төбәк операторлары эшчәнлеген гамәлгә кертү юлы белән, каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең яңа системасына күчү, шулай ук Дәүләт комитеты эшчәнлеге белән танышты. Төбәк операторларының бердәм тарифлар формалаштыру методологиясенә аерым игътибар бирелде. "Гринта" ҖЧҖ һәм "ПЖКХ" ИК" ҖЧҖ оешмаларының ике төбәк операторы вәкилләре белән берлектә, тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында Үзбәкстан вәкилләре каты коммуналь калдыклар буенча штаб эшендә катнашты. Республиканың төбәк операторлары тарафыннан күрсәтелгән хезмәтләр базарында урнашкан вәзгыять һәм киләчәккә булган планнар турында видеороликлар күрсәтелде.

Яклар шулай ук алга таба хезмәттәшлек итү һәм коммуналь өлкәнең башка тармакларында тәҗрибә алмашу мәсьәләләре турында да фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования