2019 елның 29-31 май көннәрендә Ялта шәһәрендә торак һәм коммуналь хуҗалыгы җитәкчеләре һәм белгечләренең III Бөтенроссия җәйге съезды узачак.
Чара "Управление ЖКХ" мәгълүмат порталы белән берлектә РФ Сәүдә-сәнәгать палатасының торак һәм коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшкуарлык комитеты тарафыннан оештырыла.
Эшлекле программа кысаларында фикер алышуга түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителә:
Чарада Россия Федерациясе Дәүләт Думасы, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы, Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте вәкилләре һәм башка һөнәри җәмәгатьчелек вәкилләре катнашачак.
Семинар турында тулырак мәгълүматны һәм чараның программасын түбәндәге сылтама буенча алырга мөмкин: "Управление ЖКХ" мәгълүмат порталы.