Дәүләт комитеты вәкилләре " Мәңгелек ут» мемориалына чәчәкләр салдылар

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Дәүләт комитеты вәкилләре традиция буенча М. Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында " Мәңгелек ут» мемориалына чәчәкләр салдылар.

 Делегацияне Дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Штром җитәкләде. Тантанада Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова, структур бүлекчәләр җитәкчеләре һәм оешманың белгечләре катнашты.

"Җиңүнең бөеклеге һәм сугыш аркасында булган югалту ачысы илебезнең һәр гаиләсенә кагылды. Җиңү көне - һәр гаилә кадерләп саклый торган шатлык яшьләреннән, йөрәк хәтереннән тора. Безнең бурыч - бу куркыныч сугышта җиңүнең нинди югалтулар бәрабәренә яуланганын истә тоту, һәлак булучыларның истәлеген олылау һәм Ветераннар турында кайгырту», - диде үз чыгышында Александр Штром.

 

Исегезгә төшерәбез, Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Дәүләт комитеты фойесында " Хәтер стенасы» ачылды. Анда фронттан хатлар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм хезмәт фронты сугышчылары фотографияләре урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International