"Коммуналь хезмәтләрдә тарифларны җайга салу" семинарында катнашырга чакырабыз

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

2019 елның 21 февралендә Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Укыту-методика үзәге Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты белән берлектә "Коммуналь хезмәтләрдә тарифларны җайга салу" семинарын уздыра.

Семинарда түбәндәге мәсьәләләр каралачак: коммуналь өлкәдә бәя кую һәм тарифларны җайга салу, мәгълүмат ачу стандартлары, җылылык белән тәэмин итү, салкын су белән тәэмин итү һәм су агызу системаларына тоташтыру тарифлары, тарифларны җайга салу өлкәсендә контроль. Чарада төп спикерлар булып Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасы буенча Россия МФХ идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре катнашачак. Семинарда катнашу – бушлай.

Семинарны уздыру урыны: Россия МФХ Укыту-методика үзәге (Казан ш., Оренбург тракты, 24 йорт). Катнашучыларны теркәү – 8.30-9.00 сәгатьләрдә. Чара 9.00 сәгатьтә башлана, 18.00 сәгатьтә тәмамлана.

Семинарда катнашу өчен заявканы 2019 елның 20 февраленә кадәр emc.seminar@fas.gov.ru электрон адресы буенча җибәрергә кирәк (заявка формасы теркәлә).

Семинарда катнашуга бәйле барлык сораулар белән түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгат итәргә: (843) 200-18-20, доб. 080-320; +79393370050 – Миңнеәхмәтов Артур Миңнегәрәй улы.

 

 

"Коммуналь хезмәтләрдә тарифларны җайга салу" семинарында катнашу өчен заявка

 

Катнашучының Ф.И.А.

Муниципаль район

Эш урыны, вазыйфа

Элемтәгә керү өчен мәгълүмат: e-mail, мобиль телефон

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International