9 февральдә Казанда ел саен үткәрелә торган "Россия чаңгы юллары – 2019" Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары булды.
Быел бөтенроссия узышларына старт шәһәр халкына уңайлы булсын өчен Казанда өч урында бирелде. Төп старт – Юдино поселогында "Локомотив" стадионында, калган икесе – Горки-Әмәт урман-паркында һәм Гаврилов урамындагы Казансу елгасы тугаенда.
ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре күңел көрлеге һәм күтәренке кәеф алдылар.