Ел саен уздырыла торган "Россиянең тарифларны җайга салу һәм коммуналь комплексны үзгәртеп кору өлкәсендә дәүләт сәясәте" Х Юбилейлы Россиякүләм гамәли семинар

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

2019 елның 28 мартыннан 29ына кадәр Мәскәү шәһәрендә ел саен уздырыла торган "Россиянең тарифларны җайга салу һәм коммуналь комплексны үзгәртеп кору өлкәсендә дәүләт сәясәте" Х Юбилейлы Россиякүләм гамәли семинар булачак.

Эш программасы кысаларында түбәндәге мәсьәләләр турында фикер алышу күздә тотыла:

- 2019 елда законнардагы үзгәрешләр;

- гамәлдәге законнар белән эшләү буенча киңәшләр;

- тарифларны һәм монополиягә каршы җайга салу;

- инвестиция программалары;

- ресурс белән тәэмин итүче оешма һәм кулланучы арасындагы шартнамә мөнәсәбәтләре;

- унитар предприятиеләр реформасы; үзгәртеп кору һәм бетерү тәртибе;

- концессия килешүләре;

- сатып алулар өлкәсендәге соңгы үзгәрешләр;

- тармакны цифрлаштыру;

- ТКХ ДМС: мәгълүмат кертүгә карата яңа таләпләр;

- ТКХ өлкәсендә профессиональ стандартлар;

- каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең яңа системасы.

Чарада чыгыш ясау өчен Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы, ТКХда профессиональ квалификацияләр советы, Монополиягә каршы федераль хезмәт вәкилләре һәм профессиональ бергәлекнең башка вәкилләре чакырылачак.

"Управление ЖКХ" мәгълүмат порталыннан семинар турында тулырак мәгълүматларны белергә һәм чара программасын күчертеп алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International