Дәүләт комитеты 27 ноябрьдә Россиядә узачак #ЮмартСишәмбе дигән иҗтимагый инициативаны хупларга тәкъдим итә.
#ЮмартСишәмбе - ноябрьнең соңгы атнасында ел саен үткәрелә торган Халыкара хәйрия көне. Аның максаты-коммерцияле булмаган оешмаларны, бизнес, дәүләт һәм гражданнарны хәйриячелекне популярлаштыру өчен берләштерү.
#ЮмартСишәмбедә хәйрия төрләре: волонтерлык яки фәндрайзинг акциясе, концерт, лекция, иганә яки социаль челтәрләрдә хәйриячелек темасына пост — социаль челтәрләрдә катнашу форматы һәм максатлары төрле булырга мөмкин.
http://www.givingtuesday.ru сайтында инициатива, аның максатлары һәм бурычлары белән таныша һәм ярдәм форматын сайлап ала аласыз.