Җайга салына торган оешмалар игътибарына!

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

Cу белән тәэмин итү, ташландык  суны чыгару, җылылык белән тәэмин итү җайга салына торган хезмәт күрсәтүләре турында мәгълүматтан һәркемнең ирекле файдалана алуын оешмалар тарафыннан тәэмин итүнең  зарур булуы хакындагы федераль закон таләбе нигезендә Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты) түбәндәгеләрне хәбәр итә.

Хөкүмәтнең 2018 елның 31 мартындагы 390 номерлы карары белән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Су белән тәэмин итү һәм ташландык суны чыгару өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартлары турында"  2013 елның 17 гыйнварындагы 6 номерлы карары һәм "Җылылык белән тәэмин итүче  оешмалар, җылылык челтәрләре оешмалары һәм җайга салучы оешмалар  тарафыннан мәгълүмат ачу стандартлары турында" 2013 елның 5 июлендәге 570 номерлы карары белән расланган Мәгълүмат ачу стандартларына үзгәрешләр кертелде.

Кертелгән үзгәрешләрдә каралганча, җайга салына торган оешмалар 2018 елның 5 октябреннән башлап мәгълүматны "Федераль җайга салучы орган - региональ җайга салучы органнар - җайга салу субъектлары" бердәм мәгълүмат-аналитика системасы" федераль дәүләт мәгълүмат системасында турыдан-туры мәҗбүри бастырып чыгару юлы белән яки мәгълүматны региональ мәгълүмат системаларыннан алып тапшыру ысулы белән ачалар.

Җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суны чыгару өлкәсендә ачылырга тиешле мәгълүматны урнаштыру формалары Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең 2018 елның 13 сентябрендәге 1288/18 номерлы боерыгы белән расланган, шулай ук eias.fas.gov.ru Бердәм мәгълүмат-аналитика системасы сайтында "Хисап формалары (шаблоннар)" > "Торак-коммуналь хуҗалыкта мәгълүмат ачу стандартлары" бүлегендә шаблоннар форматында урнаштырылган.

JKH.OPEN.INFO.QUARTER шаблоннары  актуаль түгел.

Дәүләт комитеты түбәндәгеләрне хәбәр итә: салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, ташландык суны чыгару һәм җылылык белән тәэмин итү  системаларына тоташтыруның техник мөмкинлекләре булу (булмау) турында, шулай ук тоташтыру соралган гаризаларны теркәү һәм аларны 3 кварталда гамәлгә ашыру барышы хакындагы мәгълүматны җайга салына торган оешмалар 2018 елның 30 октябренә кадәр  һәм "Федераль җайга салучы орган - региональ җайга салучы органнар - җайга салу субъектлары" бердәм мәгълүмат-аналитика системасы" федераль дәүләт мәгълүмат системасына, һәм региональ мәгълүмат системасына FAS.JKH.OPEN.INFO.QUARTER шаблоннары форматында тапшырырга тиеш. Һәркем өчен ачык булырга тиешле мәгълүматны тапшыруның башка ысуллары законнарда каралмаган.

Мәгълүмати хат: 

(сылтама  - http://kt.tatarstan.ru/rus/informatsionnie-pisma.htm)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International