Марат Зарипов Дәүләт комитетының Идарә утырышын үткәрде

2018 елның 5 октябре, җомга

Бүген Марат Зарипов Дәүләт комитетының Идарә утырышын алып барды.

Утырышта  объектларны үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру өчен түләүне, газны транспортлау өчен тарифларга махсус өстәмәләр билгеләү һәм шәһәр яны элемтәсендә пассажирлар йөртүгә тарифларны билгеләделәр.

Беренче булып шәһәр яны элемтәсендә пассажирлар йөртүгә тарифлар билгеләделәр. Республиканың кайбер муниципаль берәмлекләрендә шәһәр яны элемтәсендә пассажирлар ташу яңадан торгызыла яки беренче тапкыр оештырыла. Элеге эшчәнлек дәүләт тарафыннан җайга салынганга күрә, муниципалитетлар расланган тарифтан башка пассажир ташучылар белән килешүләр төзи алмыйлар. Дәүләт комитеты шәһәр яны элемтәсендә пассажирлар йөртүгә чик максималь тарифларны 2,0 сум/пасс.- км. күләмендә билгеләде. 

Икенче булып Газпром трансгаз Казан ҖЧҖнең газ бүлү челтәрләре буенча газны транспортлау хезмәтләре өчен тарифларга махсус өстәмә түләү күләмен кабул иттеләр. Махсус өстәмәләр Татарстан Республикасын 2019 елга билгеләнгән газлаштыру программасын финанслау өчен билгеләнә. Дәүләт комитеты 2019 елның 1 яртыеллыгына махсус өстәмәләр күләмен 2018 елның 2 яртыеллыгына билгеләнгән күләмдә - 1000 куб. метр өчен 59,34 сум итеп калдырдылар. 2 нче яртыеллыкка өстәмә түләү күләме 3,1% ка артып  - 1000 куб. метр өчен 61,18 сум булачак.

Өченче мәсьәлә - «Казэнерго» АҖ җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыруга түләүне яңадан карау булды. Түләү ставкасы күләме 2 873 851 сум/Гкал/сәгать күләмендә билгеләнде.

 

Бертуган Касыймовлар урамындагы «Горкино урманы» торак комплексын МУП «Водоканал» үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасына тоташтыру өчен түләүнең кабул иттеләр. Үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтырган өчен түләү күләме 2 288 912,52 сум (өстәлгән бәягә салымнан башка), үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтырган өчен түләү күләме - 1 286 209,77 сум (өстәмә кыйммәткә салымнан башка) тәшкил итә.

«Камгэсэнергострой» УКС ҖЧҖ объекты - «Чаллы шәһәренең «Замелекесье» торак районының 21 нче микрорайонында тышкы инженерлык челтәрләре белән торак булмаган биналарны үз эченә алган торак йорт» ны «Челныводоканал» ҖЧҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасына тоташтыруга һәрберсенә 12 967,00 сум күләмендә билгеләнде. Бу түләү кирәкле документлар һәм объектны тоташтыру буенча фактик эшләр башкаруга каралган чыгымнарны кертә.

Дәүләт комитеты "ДОМКОР" ҖЧҖ объектларын -  «Әлмәт шәһәре, Галиев урамы, 22 нче йорт адресы буенча урнашкан К/4-10 поз. газ котельнасы урнашкан янкорма кертеп төзелгән ун катлы торак йорт" һәм “Әлмәт шәһәре, Төзүчеләр проспекты, 78 йорт адресы буенча «Алсу» микрорайонында К/1.3-2 поз. янкормада котельная һәм торак булмаган бүлмәләр кертеп төзелгән күп катлы торак йорт” - «Әлмәт-Водоканал»АҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасына һәр тоташтыру өчен 7 797,83 сум (өстәлгән бәягә салымнан башка) итеп кабул итте. Тоташтыру бары тик кирәкле документларны рәсмиләштерүне һәм объектларны тоташтыруны гына таләп итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International