Җайга салына торган оешмалар игътибарына!

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты салкын су белән тәэмин итү, ташландык суны чыгару, җылылык белән тәэмин итү, кайнар су белән тәэмин итү, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә һәркем өчен ачык булырга тиешле мәгълүматны үз вакытында ачып бирүнең зарур булуын исегезгә төшерә.

Ачылырга тиешле мәгълүматның составы, аны ачу тәртибе, сроклары һәм ешлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең түбәндәге карарлары белән расланган мәгълүмат ачу стандартларында билгеләнгән:

- су белән тәэмин итү һәм ташландык суны чыгару өлкәсендә – "Су белән тәэмин итү һәм ташландык суны чыгару өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартлары турында" 2013 елның 17 гыйнварындагы 6 номерлы;
 

- җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә – "Җылылык белән тәэмин итүче оешмалар, җылылык челтәрләре оешмалары һәм җайга салу органнары тарафыннан мәгълүмат ачу стандартлары турында" 2013 елның 5 июлендәге 570 номерлы;

- каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә – "Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартларын раслау турында" 2016 елның 21 июнендәге 564 номерлы.

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 1 өлешендәге 19.8.1 матдәсендә каралганча, җайга салына торган эшчәнлек турындагы мәгълүматны ачуның билгеләнгән стандартлары табигый монополияләр субъектлары, каты коммуналь калдыклар белән эш итү операторлары, каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторлары, җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан бозылса,  вазыйфаи затларга - биш меңнән алып егерме мең сумга кадәр; юридик затларга - йөз меңнән алып биш йөз мең сумга кадәр административ штраф салына.

Административ хокук бозу охшаш административ хокук бозу өчен элек административ җәзага тартылган вазыйфаи зат тарафыннан башкарылса, бер елдан алып өч елга кадәр вакытка дисквалификацияләүгә китерә.

 

2018 елның 1 октябрендәге 3-27/2950 номерлы хат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International