Россия Югары суды "Челныводоканал" ҖЧҖ буенча исәпләп чыгарылган эшкуарлык табышын һәм амортизация өчен акча күчерүләрне тарифтан төшереп калдыруның нигезләнгән булуын раслады

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

Россия Югары суды "Челныводоканал" ҖЧҖнә кагылышлы исәпләп чыгарылган эшкуарлык табышын һәм амортизация өчен акча күчерүләрне 2018 елга эчәргә яраклы суга, техник суга һәм ташландык суны чыгаруга тарифлардан төшереп калдыру турындагы Дәүләт комитеты карарларының законлы һәм икътисадый яктан нигезләнгән булуын раслады.

Суд килешмәгән бердәнбер нәрсә – эчәргә яраклы суның кулланылышын зур булмаган темплар белән үзгәртүне Дәүләт комитетының хуплавы. Дәүләт комитеты, темпның минималь күрсәткечле булуын исәпкә алып (0,006975), аны нульгә тигезләде.

14 сентябрьдә Дәүләт комитеты Идарә әгъзалары "Челныводоканал" ҖЧҖнең эчәргә яраклы суга тарифларын Россия Федерациясе Югары Судының 2018 елның 23 августындагы 11-АПГ18-11 номерлы апелляция билгеләмәсенә туры китерү турындагы мәсьәләне карадылар.

2018 елның 23 августыннан алып 2018 елның 31 декабренә кадәр, ягъни РФ Югары Суды карары үз көченә кергән вакыттан, тарифлар 1 илюльгә билгеләннән күләмнән 2,4% ка артачак.  Халык өчен тарифның зурлыгы 21,72 сум/куб.м. (НДС белән), башка кулланучылар өчен -  18,41 сум/куб.м. (НДСны исәпкә алмыйча) булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International