Килештерү комиссиясе утырышында объектларны "Челныводоканал" ҖЧҖ үзәкләштерелгән системаларына тоташтыруга тарифларның фараз күрсәткечләре турында фикер алыштылар

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

Бүген Дәүләт комитетының утырышлар залында "Домкор" ҖЧҖ һәм "Замелекесье" объектларын "Челныводоканал" ҖЧҖнең салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суны чыгару үзәкләштерелгән системаларына кушкан өчен түләүнең фаразлана торган зурлыгы хакында фикер алыштылар.

«ДОМКОР» ҖЧҖ объектын - «Чаллы шәһәренең п. ГЭС 23 нче районында М.Җәлил проспектында урнашкан, тышкы инженерлык челтәрләре булган, тоташтан-кушып төзелгән торак булмаган урыннары каралган һәм җир асты автомобиль кую урыннары булган күпкатлы торак йортлар.  Поз. 2 торак йорты"ын "Челныводоканал" ҖЧҖнең  салкын су белән тәэмин итүнең үзәкләштерелгән системасына кушкан өчен түләүнең фаразлана торган зурлыгы, кушыла торган йөкләнешнең күләме 75,4 м3/тәүлек булганда, 202 709,50 сум тәшкил итте (НДСны исәпкә алмыйча).

Шул ук объектны "Челныводоканал" ҖЧҖнең ташландык суны чыгару  үзәкләштерелгән системасына кушкан өчен түләүне, кушыла торган йөкләнешнең күләме 75,4 м3/тәүлек булганда, Дәүләт комитеты 1 172 442,00 сум күләмендә (НДСны исәпкә алмыйча) алырга тәкъдим итә.

Гариза бирүче дә һәм төзүче дә Дәүләт комитеты тарафыннан тәкъдим ителгән түләү күләме белән килешә.

Шулай ук "Замелекесье" ҖЧҖ объектын – «Чаллы шәһәренең Замелекесье районындагы 22 нче микрорайонында урнашкан 22-10 торак йорты"н, кушыла торган йөкләнешнең күләме 214,2 м3/тәүлек булып, "Челныводоканал" ҖЧҖнең  салкын су белән тәэмин итүнең үзәкләштерелгән системасына кушкан өчен түләү зурлыгы турында фикер алыштылар. Дәүләт комитеты белгечләре исәпләп чыгарганча, түләү зурлыгы 325 688,25 сум (НДСны исәпкә алмаганда) тәшкил итәчәк, бу гариза бирүченең тәкъдименә караганда 1 млн.сумнан күбрәккә түбән. "Челныводоканал" ҖЧҖ Дәүләт комитеты тәкъдим иткән түләү зурлыгы белән килешми.  Гариза бирүче кушкан өчен түләүгә су белән тәэмин итү системаларын янгын куркынычсызлыгын саклау  өчен кирәкле боҗралау чараларын үтәүгә тотыла торган чыгымнарны да кертергә тәкъдим итә. Дәүләт комитеты бу чыгымнарны кертмәгән, чөнки алар объектны кушу өчен эшләнми, ә фәкать су белән тәэмин итү системасының ышанычлылыгын арттыру өчен кирәк. "Челныводоканал" ҖЧҖ вәкиленең исбатлауларын тыңлаганнан соң Килештерү комиссиясе әгъзалары әлеге күрсәтелгән эшләрне технологик тоташтыру максатларында үткәрүнең зарурлыгын документаль нигезләргә тәкъдим иттеләр. Килештерү комиссиясе әгъзалары тариф билгеләгәндә шулай ук төзүченең фикерен тыңларга кирәк дип билгеләделәр. Әлеге мәсьәлә буенча карар җомга көнне Идарә утырышында кабул ителәчәк. Әгәр гариза бирүче күрсәтелгән эшләрне үткәрүнең зарурлыгын нигезли алса, тоташтырган өчен түләү үзгәртеләчәк.

Шуннан соң шул ук объектны "Челныводоканал" ҖЧҖнең ташландык суны чыгару үзәкләштерелгән системаларына кушкан өчен түләү билгеләү турындагы мәсьәләне карадылар. Кушкан өчен түләүнең фаразлана торган зурлыгы 852 417,00 сум (НДСны исәпкә алмыйча) тәшкил итә. Гариза бирүче Дәүләт комитеты тарафыннан тәкъдим ителә торган түләү зурлыгын килештерде.

 Дәүләт комитетының "2018 елга "Татэнерго" АҖ филиалы булган Казан җылылык челтәрләренең җылылык белән тәэмин итү системасына кушкан (технологик тоташтырган) өчен түләүне  кушыла торган җылылык йөкләнешенең бер берәмлек куәтенә исәпләп билгеләү турында" 2017 елның 1 декабрендәге 6-180/тп номерлы карарына кушымтага үзгәреш кертү хакындагы мәсьәлә гариза бирүченең тәкъдиме белән утырышның көн тәртибеннән алынды.

Барлык сораулар буенча докладчы технологик тоташтырган өчен түләүне җайга салу һәм тикшереп тору бүлеге башлыгы Ильвира Шакирҗанова булды. Ул түләүнең фараз күләмен исәпләп чыгарганда белгечләр тарафыннан оешмаларның бары тик икътисадый ягы нигезләнгән чыгымнарының гына исәпкә алынуын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International