Дәүләт комитетының Идарә утырышында үзәкләштерелгән системаларга объектларны тоташтыруга бәяләр билгеләнде

2018 елның 10 августы, җомга

Бүген Дәүләт комитетының Идарә утырышында үзәкләштерелгән системаларга объектларны тоташтыруга бәяләр билгеләделәр.

Шулар арасында:

  • "ТАЛАН-Набережные Челны" ҖЧҖ объектын "ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ" ҖЧҖ үзәкләштерелгән салкын су системасына тоташтыру бәясен;
  • "Озеро" ("Замелекесье НЧ" ҖЧҖ) аз катлы торак төзелешен "ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ" ҖЧҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү   системасына тоташтыру бәясен;
  • Гривская урамында урнашкан торак комплексының («Строительно-монтажное управление 88» ҖЧҖ) һәм Короленко урамында урнашкан торак комплексының («Строительная компания «Восток-С» ҖЧҖ) Казан шәһәре "Водоканал" Муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү  һәм ташландык суларны агызу системаларына тоташтыру өчен түләүне билгеләделәр.

"Озеро" ("Замелекесье НЧ" ҖЧҖ) аз катлы торак төзелешен "ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ" ҖЧҖ үзәкләштерелгән ташландык суларны агызу системасына тоташтыру бәясен билгеләү өчен кертелгән гариза оешма тарафыннан кире алынды.

Моннан алда һәрбер сорау Килештерү комиссиясенең утырышында каралды.

Кабул ителгән карарлар Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында басылып чыгачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International