Җайга салына торган оешмалар игътибарына!

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты исегезгә төшерә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Су белән тәэмин итү һәм ташландык суны чыгару өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартларытурында" 2013 елның 17 гыйнварындагы 6 номерлы,  "Җылылык белән тәэмин итүче оешмалар, җылылык челтәрләре оешмалары һәм җайга салучы органнар тарафыннан мәгълүмат ачу стандартлары турында" 2013 елның 5 июлендәге 570 номерлы карарлары нигезендә салкын су белән тәэмин итүне, ташландык суны чыгаруны, кайнар су белән тәэмин итүне һәм җылылык белән итүне гамәлгә ашыручы оешмаларга күрсәтелгән карарларда каралган җайга салына торган эшчәнлек төрләре буенча мәгълүмат ачу бурычы йөкләнгән.

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 1 өлешендәге 19.8.1 матдәсендә каралганча, җайга салына торган эшчәнлек турындагы мәгълүматны ачуның билгеләнгән стандартлары табигый монополияләр субъектлары, каты коммуналь калдыклар белән эш итү операторлары, каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторлары, җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан бозылса,  вазыйфаи затларга - биш меңнән алып егерме мең сумга кадәр; юридик затларга - йөз меңнән алып биш йөз мең сумга кадәр административ штраф салына.

Административ хокук бозу охшаш административ хокук бозу өчен элек административ җәзага тартылган вазыйфаи зат тарафыннан башкарылса, бер елдан алып өч елга кадәр вакытка дисквалификацияләүгә китерә.

 

2018 елның 11 июлендәге 3-27/2028 номерлы мәгълүмати хат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International