Буген Дәүләт комитетында Идарә утырышы уткәрелде

2018 елның 6 июле, җомга

Утырышта челтәрләргә техник кушылуларга түләү күләме, техник суга һәм Түбән Кама шәһәрендә трамвай белән даими рәвештә пассажирлар йөртүгә тарифның максималь чиге билгеләнде.

Түбән Кама шәһәрендә трамвай белән даими рәвештә пассажирлар йөртүгә тарифның максималь чиге түбәндәгечә:

Билетны транспорт салонында акчага сатып алган очракта– 22 сум;

Озак куллану билеты (электрон транспорт картасы) белән түләгән очракта (1 тапкыр бару өчен) – 20 сум;

Озак куллану билеты (электрон транспорт картасы) белән түләгән очракта (50 тапкыр бару өчен) – 15 сум.

Түбән Кама шәһәрендә трамвай белән даими рәвештә пассажирлар йөртүгә тарифның максималь чиге турында Сез шушы сылтамада күбрәк таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International