Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булып узды

2018 елның 3 июле, сишәмбе

 

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Аны Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитеты Рәисенең беренче урынбасары Александр Штром алып барды.

Утырыш эшчәнлегендә Дәүләт Советы депутаты Марат Галеев, иҗтимагый һәм жайга салынулы оешмалар вәкилләре катнаштылар.

Утырышта  көн тәртибенә кертелгән сораулар каралды.

Дәүләт комитетынын вәкаләтле специалистлары тарафыннан исәпләнгән тарифлар һәм түләүләр җайга салынулы оешмалар гаризаларында соралганнан әзерәк. Алар гаризага теркәлгән документларны анализлау һәм исәпләүләр нәтиҗәсендә киметелде.

Килештерү комиссиясе әгъзалары Дәүләт комитетынын вәкаләтле специалистларыннан аерым күрсәткечләренең нигезләрен һәм жайга салынулы оешмалар вәкилләренең карашларын ачыкладылар.Килештерү процедурасыннан соң комиссия әгъзалары көн тәртибенә кертелгән сорауларны Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе утырышында карау өчен юнәлттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International