1 июльдән коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә тарифлар үзгәрә

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

Икътисадый яктан нигезләнгән тарифларны билгеләү гамәлдәге федераль законнарга, Россия Федерациясе Хөкүмәте карарларына, Монополиягә каршы федераль хезмәт боерыкларына нигезләнеп гамәлгә ашырыла. Тарифларны җайга салу Россия Федерациясе норматив хокукый актларында нык регламентлаштырылган.

Гамәлдәге законнарда каралганча, хезмәт күрсәтүләрнең җайга салына торган төрләренә тарифлар 1 июльдән үзгәрергә тиеш, әмма коммуналь хезмәтләр күрсәткән өчен гражданнар тарафыннан кертелә торган түләү күләмен үзгәртүнең билгеләнгән чик индекслары кысаларында.

Коммуналь хезмәтләр күрсәткән өчен гражданнар тарафыннан кертелә торган түләү күләмен үзгәртү индексы Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсе белән 2018 елның 1 июленнән 4,2% дәрәҗәсендә кабул ителде.

Халык өчен газ бәясе 2018 елның 1 июленнән 5,57 сум/куб.м. (НДС белән) күләмендә билгеләнде, арту 1,6 % тәшкил итә.

Халык өчен электр энергиясенә тариф 2018 елның 1 июленнән 3,7% ка арттырып кабул ителде һәм 3,69 сум/кВтсәг (НДС белән) тәшкил итәчәк.

Шәһәр торак пунктларында расланган тәртиптә стационар электр плитәләре һәм (яки) электр җылыткыч җайланмалар белән җиһазландырылган йортларда яшәүче халык өчен, шулай ук  авыл торак пунктларында яшәүче халык өчен тарифлар максималь мөмкин булган 0,7 киметү коэффициенты белән билгеләнде.

Халык өчен җылылык энергиясенә тариф Татарстан Республикасы буенча уртача түбәндәгечә булачак:

катнаш булмаган эшләп чыгару режимында:

- 1 июльдән – 1826,01 сум/Гкал (НДС белән), арту 3,0%;

катнаш эшләп чыгару режимында:

-1 июльдән – 1628,87 сум/Гкал (НДС белән), арту 4,2%.

Халык өчен су белән тәэмин итү һәм ташландык суны чыгару өлкәләрендә тарифлар зурлыгы 2018 елда уртача түбәндәгечә булачак:

- су белән тәэмин итүгә:

эчәнргә яраклы су

- 1 июльдән - 24,45 сум/куб.м (НДС белән), арту 3,5%.

- ташландык суны чыгаруга:

- 1 июльдән - 17,93 сум/куб.м (НДС белән), арту 3,7%.

Ресурсларның барлык төрләре һәм җайга салына торган барлык оешмалар буенча һәр муниципаль берәмлектәге тарифларның зурлыгы, еллар буенча календарь бүленештә күрсәтелеп,  Дәүләт комитетының рәсми сайтында "Тарифлар" бүлегенә  http://kt.tatarstan.ru/rus/ntarif.htm, шулай ук "Ачык Татарстан" мәгълүмат порталында "Тарифлар" бүлегендәге "Ведомстволар хисаплары" бердәм дәүләт хисаплылык системасына урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International