2018 елның 05 маенда бөтен республика буенча гадәткә кергән «Урман утырту көне» республика табигатьне саклау акциясендә меңнәрчә кеше катнаты. Әлеге акциягә Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре дә кушылды. Язгы агач утырту эшләре Биектау участок урманчылыгы ГКУ«Шәһәр яны урманчылыгы» территориясендә узды.