Дәүләт комитетына эш сәфәре белән Мурманск өлкәсенең Тарифларны җайга салу комитеты делегациясе килде

19 апрель 2018 ел., пәнҗешәмбе

Тарифларны эталоннар алымы белән җайга салуга күчү, каты коммуналь калдыклар (ККК) белән эш итү схемасын үзгәртү, контроль- күзәтчелек эше, план буенча тикшерүләр - бу һәм башка мәсьәләләр хакында бүген Дәүләт комитеты җитәкчеләре Мурманск өлкәсенең Тарифларны җайга салу комитеты делегациясе белән эшлекле очрашуда фикер алыштылар.

Мурманск өлкәсенең Тарифларны җайга салу комитеты рәисе Владимир Губинский җылы каршы алган өчен рәхмәтен белдерде һәм дәүләт тарафыннан җайга салу өлкәсендә тәҗрибә алмашу оешмаларны борчыган, аеруча кулланучылар белән тәэмин итүчеләр мәнфәгатьләре балансын саклап калуга катлаулы яклар өстәячәк яңа үзгәрешләр кертүгә бәйле күп кенә мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм булачак.

«Без Сцилла һәм Харибда арасында», - дип чагыштырды оешмалар эшен Владимир Губинский. Ул Татарстан Республикасы территориясендәге тәэмин итүчеләргә гарантияләр бирә торган челтәр оешмаларның мәсьәләләрен җайга салуда Дәүләт комитеты тәҗрибәсе белән кызыксынды.

Дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Штром: безгә Мурманск өлкәсенең Тарифларны җайга салу комитетының тикшерү-күзәтү функцияләрен гамәлгә ашыруы кызыксындара, дип белдерде.

Очрашу ахырына якынлашканда, Александр Штром делегация әгъзаларына булачак "түгәрәк өстәл" форматында уңышлы эшләргә дигән теләген җиткерде.

Республикада булу кысаларында үзара багланышлар һәм хезмәттәшлек турында килешүне имзалау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования