Җайга салына торган оешмалар игътибарына!

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

Салкын су белән тәэмин итү, ташландык  суны чыгару, җылылык белән тәэмин итү җайга салына торган хезмәт күрсәтүләре турында мәгълүматтан һәркемнең ирекле файдалана алуын оешмалар тарафыннан тәэмин итүнең  зарур булуы хакындагы федераль закон таләбе нигезендә Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты түбәндәгеләрне хәбәр итә.

Мәгълүмат ачу стандартлары Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Су белән тәэмин итү һәм ташландык суны чыгару өлкәләрендә мәгълүмат ачу стандартлары турында" 2013 елның 17 гыйнварындагы 6 номерлы, "Җылылык белән тәэмин итүче оешмалар, җылылык челтәрләре оешмалары һәм җайга салучы оешмалар тарафыннан мәгълүмат ачу стандартлары турында" 2013 елның 5 июлендәге 570 номерлы карарлары белән расланган.

Мәгълүмат ачу стандартларында каралганча, җайга салына торган оешмалар квартал беткәннән соң 30 календарь көн эчендә салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, ташландык суны чыгару һәм җылылык белән тәэмин итү системаларына тоташтыруның техник мөмкинлекләре булу (булмау) турында, шулай ук тоташтыру турындагы гаризаларны теркәү һәм гамәлгә ашыру барышы хакында мәгълүмат ачарга тиеш.

ЕИАС шаблоннары форматында мәгълүмат ачу формалары kt.tatarstan.ru Дәүләт комитетының рәсми сайтында (алга таба – Дәүләт комитеты сайты) "Эшчәнлек" > "Мәгълүмат ачу" > "Мәгълүмат ачу формалары" бүлегенә урнаштырылган.

Су белән тәэмин итү, ташландык  суны чыгару, җылылык белән тәэмин итү системаларына тоташтыру өлешендә мәгълүмат ачу формаларын тапшыру мәсьәләләре буенча Дәүләт комитетының технологик тоташтырган өчен түләүне җайга салу һәм тикшереп тору бүлеге белгечләренә (843) 221-82-46, 221-82-47 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Дәүләт комитеты өстәмә рәвештә хәбәр итә: "Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына капиталь төзелеш объектларын инженер-техник тәэмин итү челтәрләренә кушу (технологик тоташтыру) процедурасы турында мәгълүмат ачу өлешендә үзгәрешләр кертү хакында" 2017 елның 31 августындагы 1053 номерлы карары белән 6 номерлы карарның 24, 27, 45, 48, 66, 69 пунктларына һәм 570 номерлы карарның 25, 28 пунктларына үзгәрешләр кертелгән. Әлеге үзгәрешләрдә каралганча, 2018 елның 5 мартыннан башлап җайга салына торган оешмалар салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, ташландык  суны чыгару һәм җылылык белән тәэмин итү системаларына кушу (технологик тоташтыру) белән бәйле технологик, техник һәм башка чараларның башкарылу тәртибе турындагы мәгълүматны аны "Интернет" челтәрендәге рәсми сайтка мәҗбүри кую юлы белән ачалар.

Мәгълүмати хат

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International