Казанда 2 мартның 22.00 сәгатеннән алып 5 мартның 6.00 сәгатенә кадәр Подлужная урамындагы 3 нче йорт янында транспорт хәрәкәте ябык булачак (схема)
Бу вакытлыча юл салу эшләренә бәйле, дип хәбәр итә Башкарма комитетның Тышкы төзекләндерү комитеты. Автомобиль йөртүчеләргә игътибарлы булырга һәм вакытлыча куелган юл билгеләре таләпләрен үтәргә кирәк.