Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы үтте, анда көн тәртибенә кертелгән түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. «Комплексное ЭнергоРазвитие - Генерация» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең электр энергиясен җитештерү объектларын «Электр челтәрләре компаниясе» ачык акционер җәмгыятенең электр челтәрләренә технологик тоташтырган өчен түләүне килештерү турында.

2. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының "2018 елга су үткәрү-канализация һәм энергетика хуҗалыгы" акционер җәмгыятенең җылылык белән тәэмин итү системасына кушкан (технологик тоташтырган) өчен түләүне кушыла торган җылылык йөкләнешенең бер берәмлек куәтенә исәпләп билгеләү турында" 2017 елның 1 декабрендәге 6-182/тп  номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.

3. «Рэд Эпл» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объектын - «Спартак урамы, 14 адресы буенча урнашкан торак булмаган урыннары һәм җир асты автомобиль кую урыннары булган торак йорт"ны Казан шәһәренең «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең салкын су белән тәэмин итү үзәкләштерелгән системасына кушкан (технологик тоташтырган) өчен түләүне килештерү турында.

4. «Рэд Эпл» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объектын - «Спартак урамы, 14 адресы буенча урнашкан торак булмаган урыннары һәм җир асты автомобиль кую урыннары булган торак йорт"ны Казан шәһәренең «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең ташландык суны чыгару үзәкләштерелгән системасына кушкан (технологик тоташтырган) өчен түләүне килештерү турында.

5. «ЭНКА ИНШААТ ве САНАЙИ АНОНИМ ШИРКЕТИ» объектын - «Пушкин урамындагы Бизнес үзәген" Казан шәһәренең «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең салкын су белән тәэмин итү үзәкләштерелгән системасына кушкан (технологик тоташтырган) өчен түләүне килештерү турында.

6. «ЭНКА ИНШААТ ве САНАЙИ АНОНИМ ШИРКЕТИ» объектын - «Пушкин урамындагы Бизнес үзәген" Казан шәһәренең «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең ташландык суны чыгару үзәкләштерелгән системасына кушкан (технологик тоташтырган) өчен түләүне килештерү турында.

Мәсьәләләр Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә карау өчен кертелде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International