Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты кадрлар резервына кертү өчен конкурс игълан ителде

2018 елның 5 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты кадрлар резервына кертү өчен конкурс игълан ителде:

вазыйфаларның баш төркеме буенча "җитәкчеләр" категориясенә (13 берәмлек);

вазыйфаларның әйдәүче төркеме буенча "җитәкчеләр" категориясенә (4 берәмлек);

вазыйфаларның әйдәүче төркеме буенча "белгечләр" категориясенә (15 берәмлек); 

вазыйфаларның әйдәүче төркеме буенча "тәэмин итүче белгечләр" категориясенә (1 берәмлек);

Конкурста катнашу өчен документлар кабул итү 2018 елның 02 мартыннан алып 22 мартына кадәр Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының эш сәгатьләрендә башкарыла.

Булачак конкурс турында тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында "Кадрлар сәясәте" бүлегенең "Кадрлар резервы" бүлекчәсенә урнаштырылган. Өстәмә мәгълүмат алырга теләсәгез, (843) 221-82-00, 221-82-13 телефоннарына шалтыратып, мөрәҗәгать итә аласыз. .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International