Мартта Казан белән Ростов-на-Дону шәһәрләре арасында яңа авиарейс ачыла

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

26 мартта Казаннан Ростов-на-Дону шәһәренә яңа даими авиарейс җибәреләчәк. Очкычлар шәһәрләр арасында атнасына өч мәртәбә очачак.

Дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә "Азимут" авиакомпаниясенең SSJ-100 очкычлары 18.05 сәгатьтә Казанга төшәчәк, ә 19.05 сәгатьтә кире Ростов-на-Дону шәһәренә китәчәк.

"Очулар расписаниесендә үзгәрешләр булырга мөмкин, – дип кисәтә Казан Халыкара аэропортының матбугат хезмәте. – Ростов-на-Дону шәһәрендәге вакыт Мәскәүнекенә туры килә".

Исегезгә төшерәбез: апрельдә – Казаннан Минскка, ә июньдә Батумига һәм Геледжикка рейслар ачыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International