ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре "Россия чаңгы юлы – 2018" массакүләм ярышларында катнашты

2018 елның 12 феврале, дүшәмбе

10 февральдә Казанда ел саен үткәрелә торган "Россия чаңгы юлы – 2018" Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары булды.

Быел бөтенроссия узышларына старт шәһәр халкына уңайлы булсын өчен Казанда өч урында бирелде. Төп старт – Юдино поселогында "Локомотив" стадионында, калган икесе – Горки-Әмәт урман-паркында һәм Гаврилов урамындагы Казансу елгасы тугаенда.

Казанда узган чаңгы ярышында барлыгы 20 мең кеше, Татарстан буенча 150 мең кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International