"2018 – 2019 елларда торак-коммуналь хуҗалыкта тарифларны җайга салу" Бөтенроссия онлайн гамәли семинары турында

2018 елның 9 феврале, җомга

2018 елның 12 мартында "2018 – 2019 елларда торак-коммуналь хуҗалыкта тарифларны җайга салу" Бөтенроссия онлайн гамәли семинары була, дип хәбәр итә Креон компаниясенең оештыру комитеты.

Онлайн семинарның эшлекле программасы кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

– 2018 ел тариф кампаниясе. Озак вакытка каралган яңа чорда җайга салу.

- Су белән тәэмин итү (ташландык суны чыгару) системаларының һәм җылылык белән тәэмин итү системаларының техник торышын тикшерү тәртибе.

- Су белән тәэмин итү һәм ташландык суны чыгару өлкәсендә җитештерү программаларын һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә ремонт программаларын эшләү тәҗрибәсе. Коммуналь комплекс предприятиеләренең инвестиция программаларын эшләү тәҗрибәсе. Төзәтмәләр кертү буенча хисап тоту, озак вакытлы чорга тарифларны җайга салу үзенчәлекләре.

- Кирәкле тулаем файданы индексацияләү алымы белән туплау. Экономияне саклап калу үзенчәлекләре.

- НВВ булдыруның методик үзенчәлекләре. Төзәтмәләр кертү формулаларын куллану. Җайга салуның озак вакытка каралган икенче чоры НВВ булдырганда җайга салуның озак вакытка каралган беренче чорында коммуналь комплекс предприятиеләре эшенең факттагы параметрларын исәпкә алу.

Тулырак мәгълүматны проект җитәкчесе Владимиров Сергей Андреевичтан алырга мөмкин, тел. 8-925-862-55-83, +7(495)642-46-18, e-mail: oookreon@mail.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International