Казанда 2018 елга муниципаль парковкаларның түләү алмыйча эшләү тәртибе билгеләнде

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

2018 елга муниципаль парковкаларның түләү алмыйча эшләү тәртибе билгеләнде. 2018 елның 12 гыйнварындагы 110 номерлы тиешле карар Казан муниципаль берәмлеге документлары һәм хокукый актлары җыентыгында басылып чыкты.

Транспорт чарасын түбәндәге көннәрдә бушлай куярга мөмкин булачак:

23 февральдә,

8-10 мартта,

30 апрельдә,

1-2 майда,

9 майда,

11-12 июньдә,

30 августта,

3-6 ноябрьдә,

31 декабрьдә.

Ураза бәйрәмендә,

Корбан бәйрәмендә.

Ай календаре һәм урнашкан гореф-гадәтләр буенча Ураза гаете һәм Корбан гаете бәйрәмнәренең беренче көннәренә туры килә торган көннәр Татарстан Республикасы Президенты Указлары белән билгеләнә.

Гадәти көннәрдә машина куеп тору урыны бәясе сәгатенә 30 сумнан алып 70 сумга кадәр була. Урамдагы муниципаль парковкаларның эш вакыты - эш көннәрендә һәм шимбә көнне 7.00 алып 21.00 сәгатькә кадәр, дип каралган. Төнлә (21.00 алып 7.00 кадәр), якшәмбе көнне һәм бәйрәм көннәрендә (тәүлек буе) транспорт чараларын урамдагы муниципаль парковкаларга куеп торган өчен түләү алынмый. Машина куеп тору урыннарының урнашу схемасы «Казанский паркинг» сайтында күрсәтелгән.

Түләүле муниципаль парковкага транспорт чарасын куеп торган өчен түләмәү Административ хокук бозулар турында ТР кодексының 3.16 матдәсе нигезендә административ җаваплылык билгеләү өчен нигез була, штраф күләме 2500 сум тәшкил итә.

https://www.kzn.ru/napravleniya-raboty/transport/novosti/v-kazani-opredelen-rezhim-raboty-munitsipalnykh-parkovok-bez-vzimaniya-platy-na-2018-god/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International