Җайга салына торган оешмалар игътибарына!

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Җайга салына торган оешмалар тарафыннан мәгълүматны ачу стандартларының үтәлешен тикшереп торуны гамәлгә ашыру кысаларында Дәүләт комитеты салкын су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, кайнар су белән тәэмин итү, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә һәркем өчен ачык булырга тиешле мәгълүматны үз вакытында ачып бирүнең зарур булуын исегезгә төшерә.

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 1 өлешендәге 19.8.1 матдәсендә каралганча, җайга салына торган эшчәнлек турындагы мәгълүматны ачуның билгеләнгән стандартлары табигый монополияләр субъектлары, каты коммуналь калдыклар белән эш итү операторлары, каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторлары, җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан бозылса,  вазыйфаи затларга - биш меңнән алып егерме мең сумга кадәр; юридик затларга - йөз меңнән алып биш йөз мең сумга кадәр административ штраф салына.

Административ хокук бозу охшаш административ хокук бозу өчен элек административ җәзага тартылган вазыйфаи зат тарафыннан башкарылса, бер елдан алып өч елга кадәр вакытка дисквалификацияләүгә китерә.

2018 елның 16 гыйнварындагы 3-27/69 номерлы мәгълүмати хат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International