Җайга салына торган оешмалар игътибарына

2018 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты җайга салына торган эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыручы оешмаларның энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге программаларына карата куелган таләпләрнең 2017 елда фактта үтәлеше турында хисапларның 1 февральдән дә соңга калмыйча җибәрелергә тиеш булуы турында хәбәр итә.

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2017-2019 еллар өчен җайга салына торган эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыручы оешмаларның энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге программаларына карата куелган таләпләрнең  фактта үтәлеше турында  хисаплар формаларын 2016 елның 18 маендагы 132, 133, 134, 135 номерлы боерыклар белән раслады.

Хисапларны Дәүләт комитетына рәсми рәвештә җибәрергә, шулай ук Chulpan.Hafizova@tatar.ru электрон почта адресына да кабатлап юлларга кирәк. ‑

Боерыклар Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтына урнаштырылган: «Документлар» > «Җайга салына торган оешмаларга» > «Энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеге» > «Энергияне сак тоту программаларына карата таләпләр» (сылтама: http://kt.tatarstan.ru/rus/trebovaniya-k-programmam-energosberezheniya.htm?page=2).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International