10 гыйнварда Казанның кайбер йортларында ут булмаячак

09.01.2018

10 гыйнварда Казанның Идел буе һәм Совет районнарындагы кайбер йортларда ут булмаячак.

Иртәнге 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Идел буе районындагы Утар бистәсенең Зоя Даутова, Калинин, Матюшино, Озерная, Правда, Идел буе, Үзәк урамнарын  электр утыннан аерып тору планлаштырыла.

Иртәнге 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районының түбәндәге адреслы йортларында электр уты булмаячак: Минск ур., 26, 26а, 28, 30, Ю.Фучик ур., 1-38 йортлар, шулай ук Олы Дәрвишләр бистәсенең Исаев, Краевая, Кооператив, Лесная, Совет урамнарында һәм Кече Дәрвишләр бистәсенең Каенлы һәм Мәктәп урамнарында.

Моннан тыш, Казанның Совет районындагы берничә сәнәгый һәм хакимият биналары да утсыз калачак. Электр утыннан аерып тору электртапшыру линияләрен һәм трансформатор подстанцияләренең электр-техника җайланмаларын планлы ремонтлау, Казан электр челтәрләренең бүлү җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү эше белән бәйле, дип хәбәр итә «Челтәр компаниясе» ААҖ матбугат хезмәте.

http://www.kzn.ru/news/62450-10-yanvarya-v-ryade-domov-kazani-ne-budet-sveta






Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования