Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең утырышы булды

28.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәлә карап тикшерелде:

1. Татарстан Республикасы территориясендә челтәр оешмалары челтәрләре аша электр энергиясе тапшыру хезмәтләренә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының "Татарстан Республикасы территориясендә челтәр оешмалары челтәрләре аша электр энергиясе тапшыру хезмәтләренә бердәй (котловой) тарифлар билгеләү турында"гы 17.12.2014 № 3-18/э карары белән билгеләнгән дәвамлы бердәй (котловой) тарифларга 2018 ел буенча үзгәрешләр кертү хакында.

Карап тикшерелгән мәсьәлә буенча тиешле карар кабул ителде, ул дәүләт теркәвенә алынгач Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыгачак һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

 






Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования