Казанда Тэцевская һәм Шәһәр яны урамнары буенча хәрәкәт итү өлеше ябыла

2017 елның 13 декабре, чәршәмбе

14 декабрьдән башлап Казанда Тэцевская һәм Шәһәр яны урамнарының транспорт хәрәкәте өчен билгеләнгән өлеше ябык булачак.

Тэцевская урамы 2018 елның 11 гыйнварына кадәр Дементьев урамыннан алып 2б номерлы бинага кадәр ябык булачак.  "Водоканал" МУП биредә суүткәргеч һәм канализация салу эшләрен алып бара.

Шәһәр яны урамына кагылышлы чикләү 2017 елның 20 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Казан ҖЭҮ-1 бу урында суүткәргеч сала, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.

http://www.kzn.ru/news/62163-v-kazani-zakryto-dvizhenie-po-ulitsam-tetsevskaya-i-prigorodnaya

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International