13 декабрьдә Казанның кайбер йортларында ут булмаячак

2017 елның 11 декабре, дүшәмбе

13 декабрьдә кайбер Казан йортларында электр энергиясе булмаячак. Шәһәрнең Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарындагы йортларны уттан өзәчәкләр.

9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының Алтан поселогында да түбәндәге урамнарда уттан өзү планлаштырыла: Аланлык, Агачлык, Аланлык тыкр., Заветная, Заветный тыкр., Каенлы, Каенсар, Серле, Сафиуллин, Уртак, Үрмәле, Якын,  шулай ук Габишев ур., 11, 17.

Шушы ук вакытларда Салмачы бистәсенең түбәндәге урамнарында ут булмаячак: 1 нче, 2 нче, 3 нче, 4 нче Яшел, Тынычлык, Яшьләр, Яңа, Тигез, Тыйнак тыкр., Үзәк һәм Азамат поселогының Уңыш урамында.

9.00 сәгатьтән башлап 18.00 сәгатькә кадәр Совет районының түбәндәге адресларында ут сүнәчәк: Волочаевская ур., 4, 6, Гвардейская ур., 15, Спорт ур., 33.

Моннан тыш, Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарының кайбер сәнәгать һәм хакимият биналарын да электрдан өзәчәкләр.

Уттан өзү эшләре Казан электр челтәрләренең ЛЭП, трансформатор подстанцияләренең электротехник җайланмаларына планлы ремонт ясауга һәм бүлү челтәрләре җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү эшләренә бәйле, дип хәбәр итә "Челтәр компаниясе" ААҖ.

http://www.kzn.ru/news/62110-13-dekabrya-v-ryade-domov-kazani-ne-budet-sveta

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International