Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2017 елның 5 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:

1. Татарстан Республикасында социаль хезмәтләрне җан башына финанслау нормативлары нигезендә социаль хезмәтләргә 2018 елга тарифлар килештерү хакында.

2. «Экосервис» акционерлык җәмгыяте өчен каты коммуналь калдыкларны күмү һәм эшкәртү өчен 2018-2020 елларга чик дәрәҗә тарифлар килештерү хакында (Әлмәт м.р.).

3. «Экоресурс» муниципаль унитар предприятиесе өчен каты коммуналь калдыкларны күмүгә 2018-2020 елларга чик дәрәҗә тарифлар килештерү хакында (Яшел Үзән м.р.).

4. «Төзекләндерү һәм Яшелләндерү» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен каты коммуналь калдыкларны күмүгә һәм эшкәртүгә 2018-2020 елларга чик дәрәҗә тарифлар килештерү хакында (Лениногорск м.р.).

5. «Экология» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен каты коммуналь калдыкларны күмүгә 2018-2020 елларга чик дәрәҗә тарифлар килештерү хакында (Менделеевск м.р.).

6. «Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы торак-коммуналь хуҗалыгы идарәче компаниясе» муниципаль унитар предприятиесе өчен каты коммуналь калдыкларны күмүгә 2018-2020 елларга чик дәрәҗә тарифлар килештерү хакында.

7. «Аммоний» акционерлык җәмгыяте өчен эчә торган суга һәм су бүлүгә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 09.12.2016 № 10-41/кс карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга 2018 ел өчен төзәтмәләр кертү хакында.

8. «Коммуналь челтәрләр-Круглое Поле» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен эчә торган суга һәм су бүлүгә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 14.12.2016 № 10-49/кс карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга 2018 ел өчен төзәтмәләр кертү хакында. 

9. Эчә торган суга, техник суга һәм су бүлүгә 2018 елга тарифлар килештерү хакында (Аксубай м.р.: “Нурлат җылылык челтәрләре” АҖ; Әлмәт м.р.: «Пласт басымын саклау өчен технологик сыекча әзерләү идарәсе» ҖЧҖ, «ЖКПСП «ИНФОСЕРВИС» ҖЧҖ, «ТКХ-Яңа Нәдер» ҖЧҖ, «Айзат» ҖЧҖ, «Калейкино ст. ТКХ» ҖЧҖ, «Колшәрип ТКХ» ҖЧҖ, «Сөләй ТКХ» ҖЧҖ, Яшел Үзән м.р.: «Загородный клуб» идарәче компаниясе» ҖЧҖ, Яңа Чишмә м.р.: ШЭ Зарипов Нәфис Гәбдрәшитович, Чистай м.р.: «Чистай су каналы» АҖ).

10. «Су чистарту станциясе – Нижнекамскнефтехим» акционерлык җәмгыяте өчен салкын су транспортлауга 2018-2020 елларга тарифлар килештерү хакында.

11. «ТГК-16» ачык акционерлык җәмгыяте өчен агынты суларны транспортлауга 2018-2020 елларга тарифлар килештерү хакында.

12. Эчә торган суга һәм су бүлүгә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 20.11.2015 № 10-31/кс карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга 2018 ел өчен төзәтмәләр кертү хакында (Яшел Үзән м.р.: «МКД Сервис» ҖЧҖ, Казан шәһәре: «Казаньоргсинтез» ГАҖ, Нурлат м.р.: «Промочистка» ҖЧҖ).

13. Эчә торган суга һәм су бүлүгә, салкын суны транспортлауга, агынты суларны транспортлауга Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 27.11.2015 № 10-32/кс карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга 2018 ел өчен төзәтмәләр кертү хакында (Казан шәһәре: Җылылык һәм су белән тәэмин итү буенча Горький дирекциясенең Казан территориаль кишәрлеге – Җылылык һәм су белән тәэмин итү буенча үзәк дирекциянең структур бүлекчәсе – «РТЮ» ААҖ филиалы; Питрәч м.р.: «Кощаково инженерия челтәрләре» ҖЧҖ, Саба м.р.: «Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖ).

14. Эчә торган суга, техник суга һәм су бүлүгә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 30.11.2015 № 10-35/кс карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга 2018 ел өчен төзәтмәләр кертү хакында (Әлмәт м.р.: «Әлмәт-Су каналы» АҖ, Менделеевск м.р.: «Газпром теплоэнерго Казань» ҖЧҖ филиалы, Казан ш.: «ТГК-16» ААҖ, «Казаньоргсинтез» ГАҖ, Түбән Кама м.р.: «Түбән Кама ҖЭҮ» ҖЧҖ, «ТГК-16» ААҖ филиалы – Түбән Кама ҖЭҮ (ПТК-1)

15. «Осиново җылы белән тәэмин итү компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 18.10.2016 № 5-11/тэ карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга 2018 елга төзәтмәләр кертү хакында.

16. Җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 05.11.2015 № 5-19/тэ карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга 2018 ел өчен төзәтмәләр кертү хакында («Яшел Үзән фанера заводы» ГАҖ).

17. Җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 30.11.2015 № 5-51/тэ карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга 2018 ел өчен төзәтмәләр кертү хакында («ТАНЕКО» АҖ).

18. «Әлмәт җылылык челтәрләре» акционерлык җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга, җылы белән тәэмин итүче башка оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 14.12.2016 № 5-56/тэ карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга 2018 ел өчен төзәтмәләр кертү хакында.

19. «Тепловик» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга, җылы белән тәэмин итүче башка оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 09.12.2016 № 5-49/тэ карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга 2018 ел өчен төзәтмәләр кертү хакында.

20. Җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен 2018 елга тарифлар килештерү хакында. (Әлмәт м.р.: «Тепло-ЭнергоСервис» ҖЧҖ; Түбән Кама м.р.: «Теплосервис» ҖЧҖ).

21. «Энергосистема» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга, җылы белән тәэмин итүче бүтән оешмаларга җиткерелә торган җылылык энергиясенә (куәтенә) 2018 елга тарифлар килештерү хакында.

22. «Таткоммунэнерго» республика җитештерү берләшмәсе» акционерлык җәмгыяте тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен 2018-2020 елларга тарифлар килештерү хакында.

23. Җылы белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылысаклагычка Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 30.11.2015 № 5-57/тэ карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга 2018 ел өчен төзәтмәләр кертү хакында («ТАНЕКО» АҖ).

24. «Алабуга» сәнәгый-җитештерү тибындагы махсус икътисад зонасы» акционерлык җәмгыяте тарафыннан бирелә торган җылысаклагычка 2018-2020 елларга тарифлар килештерү хакында.

25. Җылылык челтәрләре оешмалары тарафыннан күрсәтелә торган җылылык энергиясен тапшыру хезмәтләренә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 16.12.2016 № 5-74/тэ карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга 2018 ел өчен төзәтмәләр кертү хакында (Казан шәһәре: «Энерготранзит» ҖЧҖ).

26. Җылылык челтәрләре оешмалары тарафыннан күрсәтелүче җылылык энергиясен тапшыру хезмәтләренә 2018 елга тарифлар килештерү хакында (Казан шәһәре: «Энерготранзит» ҖЧҖ, «РСК» ҖЧҖ).

27. «Газпром трансгаз Казань» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең газ бүлү челтәрләренә газдан файдалану җайланмасын технологик тоташтыру өчен 2018 елга түләү килештерү хакында.

28. «Газпром трансгаз Казань» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең газ бүлү челтәрләренә газдан файдалану җайланмасын технологик тоташтыру өчен 2018 елга түләү зурлыгын билгели торган стандартлаштырылган тариф ставкаларын килештерү хакында.

29. Казанның «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик ялгау) өчен 2018 елга тарифлар килештерү хакында.

30. Казанның «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик ялгау) өчен 2018 елга тарифлар килештерү хакында.

31. “ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик ялгау) өчен 2018 елга тарифлар килештерү хакында.

32. “ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик ялгау) өчен 2018 елга тарифлар килештерү хакында.

33. «Түбән Кама ҖЭҮ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең җылылык энергиясе чыганагында электр һәм җылылык энергиясен катнаш эшләп чыгару режимында җитештерелә торган, җылылык энергиясе чыганаклары коллекторларында электр энергиясен җитештерү буенча генерацияләү куәте 25 мегаватт һәм аннан күбрәк булган җылылык энергиясенә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 27.11.2015 № 5-36/тэ карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга 2018 ел өчен төзәтмәләр кертү хакында.

34. «Татэнерго» АҖ җылылык энергиясе чыганагында электр һәм җылылык энергиясен катнаш эшләп чыгару режимында җитештерелә торган, электр энергиясен җитештерү буенча генерацияләү куәте 25 мегаватт һәм аннан күбрәк булган җылылык энергиясенә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 30.11.2015 № 5-45/тэ карары белән билгеләнгән дәвамлы тарифларга 2018 ел өчен төзәтмәләр кертү хакында.

35. Татарстан Республикасы халкы һәм аңа тиңләштерелгән кулланучылар категорияләре өчен электр энергиясенә 2018 елга бәяләр (тарифлар) билгеләү хакында.

36. «Экострой Инжиниринг» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән «Челтәр компаниясе» ачык акционерлык җәмгыяте челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисап ясау өчен электр энергиясе тапшыру хезмәтләренә 2018 елга  хосусый тарифлар килештерү хакында.

37. «Энерготранзит» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән «Челтәр компаниясе» ачык акционерлык җәмгыяте челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисап ясау өчен электр энергиясе тапшыру хезмәтләренә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 10.12.2015 № 3-14/э карары белән билгеләнгән дәвамлы хосусый тарифларга 2018 ел өчен төзәтмәләр кертү хакында.

38. Татарстан Республикасы территориясендә челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисап ясау өчен электр энергиясе тапшыру хезмәтләренә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 05.12.2014 № 3-9/э карары белән билгеләнгән дәвамлы хосусый тарифларга 2018 ел өчен төзәтмәләр кертү хакында («Электр предприятиеләре челтәрләре» ҖЧҖ, «В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ һәм «Челтәр компаниясе» ААҖ).

Мәсьәләләр Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә карау өчен кертелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International