2017 елның 24 октябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында ТР ТДК Иҗтимагый советының чираттагы утырышы булды.
Иҗтимагый совет рәисе Николай Борознов җитәкчелегендә түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
1. Кече һәм урта бизнес өчен энергия ресурсларының суммар бәясен киметү буенча үткәрелә торган эш хакында.
2. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2015-2020 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру буенча программасы чараларын 2017 елның 9 аенда үтәү турында мәгълүмат.
3. 2018 елга Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый советның эш планына тәкъдимнәр кертү турында.